Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив белән ВИЧ-инфекциягә каршы бердәм гамәлләр көне үткәрелде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2019 елның 26 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив белән ВИЧ-инфекциягә каршы бердәм гамәлләр көне үткәрелде.

Хезмәткәрләр әлеге авыру турында видеофильм карадылар. Уен формасында әлеге проблема турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, проблеманың мөһимлеге һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International