«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Йокысызлыктан ничек арынырга» дигән темага мини-тренинг

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Йокысызлыктан ничек арынырга» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга нормаль яшәү рәвешен кире кайтару өчен, йокларга яткач, тиз йоклап китә торган күнегүләрне үзләштерү.

Йокысызлыкның озакка сузылуы кешенең саулыгына тискәре йогынты ясый һәм депрессия, артык арыганлык, тотрыксыз эмоциональ халәт китереп чыгарырга мөмкин. Йомшартучы күнегүләр йокысызлыктан  арынырга ярдәм итә, алар ярдәмендә нерв системасы тынычлана.

Тренинг барышында социаль хезмәт алучылар йокысызлыкка кагылышлы сулыш алу һәм бит гимнастикасы белән таныштылар. Аннан соң, башны әйләндерү, кул һәм аякларны күтәрү, мускулларның киеренкелеген бетерү күнегүләрен ясадылар. Сәламәтлекне саклауга һәм психоэмоциональ халәтне яхшыртуга бәйле иң борынгы Кытай техникасы Цигун белән таныштылар.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде,  психоэмоциональ торышлары яхшырды.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International