2019 елның 4 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының актлар залында Попечительләр советының йомгаклау утырылышы узды.
2019 елның 1-10 декабрендә Питрәч муниципаль районында инвалидлар Декадасы старт ала.
2019 нчы елның 5 нче декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Баулы шәһәренең универсаль залында авторлык тренажерларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең район ярышлары узды. Ярышларны үткәрү инициаторы – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган (АНОСЛОВ) «Мин булдыра алам» оешмасы Рәисе Ильясов Марат Мөдәрис улы.
2019 елның ноябрь ахырында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина “Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аларның әти-әниләре өчен «Теремкәй» курчак театры күрсәттеләр. Бу әкиятне сайлау очраклы түгел, беренчедән, анда барлык балалар да җәлеп ителгән, икенчедән, әкиятнең эчтәлеге гади. Әкият сюжетын уйласаң, өйгә төрле җәнлекләр киләләр һәм без аларның барысында ачык йөз белән каршы алабыз һәм теремкәйдэ бергэ яшәргә чакырабыз. Һәр кешене ничек бар шулай кабул итү - уңай мөнәсәбәт формалаштыруга гыйбарәт, чөнки дөнья кабатланмас һәм күптөрлелек белән бик матур.
2019 нчы елның 6 нчы декабрь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Кышкы уеннар” дигән тема астында күңел ачу чарасы үтте. Чарада 14 бала катнашты.
2019 елның 5 нче декабрендә Тукай райны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Үз-үзеңне бүген якла» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара “Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында югары сыйныф укучылары арасында уздырылды.
2019 елның 6 декабрендә Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар өчен өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтү буенча Хәйрия акциясе үтте.
сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бәйрәмгә җыю күркәм традициягә әверелде.
Быел да 5 декабрь көнне “Яхшылык кылсаң, яшәү күңеллерәк!” дигән социаль-анимацион шоу оештырылды. Әлеге чараны әзерләүдә һәм оештыруда “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, социаль яклау бүлеге, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, “Яшьлек” боз сарае белгечләре катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Югары Ослан урта мәктәбе укучылары булдылар»
2019 нчы елның 5 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре коррекция сыйныфыннан 11 укучы өчен «Тылсым иленә сәяхәт» дип исемләнгән коррекция дәресе уздырдылар.