Инвалидлар декадасы кысаларында ярышлар

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 нчы елның 5 нче декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Баулы шәһәренең универсаль залында авторлык тренажерларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең район ярышлары узды. Ярышларны үткәрү инициаторы – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган (АНОСЛОВ) «Мин булдыра алам» оешмасы Рәисе Ильясов Марат Мөдәрис улы.

 " Берёзка " инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары ярышларда катнаштылар, әмма тамашачы сыйфатында гына түгел. Галиуллин Р.Ф. 4 урын алды, Гарифуллин Р. С. катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ярышларда " Берёзка " инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Галеева Р.Р. катнашты һәм икенче урынны алды. Социаль хезмәт алучылар күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр алдылар.

Максат: кеше тормышын яхшырту, эмоциональ халәтне яхшырту, физик тонусны күтәрү, тулы канлы аралашу атмосферасын булдыру һәм яңа социаль элемтәләр урнаштыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International