2019 елның 6 декабрендә Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар өчен өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтү буенча Хәйрия акциясе үтте. Инвалидларга «Восторг» матурлык салоны мастеры тарафыннан бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелде.
Барлыгы акциядә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә теркәлгән 5 өлкән инвалид катнашты. Өлкән кешеләр акцияне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.