2019 елның ноябрь ахырында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина “Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аларның әти-әниләре өчен «Теремкәй» курчак театры күрсәттеләр. Бу әкиятне сайлау очраклы түгел, беренчедән, анда барлык балалар да җәлеп ителгән, икенчедән, әкиятнең эчтәлеге гади. Әкият сюжетын уйласаң, өйгә төрле җәнлекләр киләләр һәм без аларның барысында ачык йөз белән каршы алабыз һәм теремкәйдэ бергэ яшәргә чакырабыз. Һәр кешене ничек бар шулай кабул итү - уңай мөнәсәбәт формалаштыруга гыйбарәт, чөнки дөнья кабатланмас һәм күптөрлелек белән бик матур.