Саф һавада кышкы уеннар

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 нчы елның 6 нчы декабрь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Кышкы уеннар” дигән тема астында күңел ачу чарасы үтте. Чарада 14 бала катнашты.

Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту иде.

       Бурычлар: балаларда кыюлык, игътибар, чыдамлык, мәрхәмәтлелек, бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; күтәренке һәм шат күңелле кәеф булдыру; хәрәкәтчән уеннарны  уйнарга өйрәтү. 

Тәрәзә артында барысы да ап-ак икән, очкынлы кар кисәкләре әйләнсә һәм урамда җиңелчә суык тора икән, димәк, кышкы уеннар вакыты җитте! Кыштан ләззәт алу өчен буш вакытыңны дөрес итеп оештырырга кирәк. Кышкы күңел ачулар балалар өчен бик кызыклы һәм төрле: карда төрле уеннар, Кар бабай әвәләү , кар көртләрендә  уйнау, таудан өреп кабартылган чаналарда күңелле шуу ...

            Бүген без бу уеннарның барысын да уйнадык. Кышкы күңел ачулар балаларга гадәти булмаган шатлык кына китереп калмый, сәламәтлек өчен дә файда китерә .Саф һавада уйнау балалар өчен күпкә файдалырак.Бүгенге  көн сизелми дә үтеп китте.Тәрбиячеләр дә балалар да бик канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International