Бозда бәйрәм

2019 елның 6 декабре, җомга

Зәй муниципаль районында ел саен инвалидлар декадасында “Яшьлек” боз сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бәйрәмгә җыю күркәм традициягә әверелде.

Быел да 5 декабрь көнне  “Яхшылык кылсаң, яшәү күңеллерәк!” дигән социаль-анимацион шоу оештырылды. Әлеге чараны әзерләүдә һәм оештыруда “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, социаль яклау бүлеге, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, “Яшьлек” боз сарае белгечләре катнашты.

Бәйрәмдә 50 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.  Ул тимераякта шуу һәм чәй эчү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International