Питрәч муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында район спартакиадасы

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 елның 1-10 декабрендә Питрәч муниципаль районында инвалидлар Декадасы старт ала.

2019 елның 6 декабрендә Питрәч авылы район үзәгендә инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спартакиада булып узды. Ярышларда коррекция мәктәбе укучылары һәм төрле яшьтәге инвалидлар актив катнашты. Барлык катнашучыларда - актив тормыш позициясе булган кешеләр. Әлеге Спартакиада кысаларында шашка, кул көрәше һәм пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды. Сәламәтлекләрендә проблемалары булуга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар ярышларда актив катнаштылар, барлык вакыйгаларга карата зур кызыксыну белдерделәр. Бөтен омтылышлары җиңү.

Чара ахырында ярышларда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, грамота һәм медальләр, ә катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International