2019 нчы елның 5 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре коррекция сыйныфыннан 11 укучы өчен «Тылсым иленә сәяхәт» дип исемләнгән коррекция дәресе уздырдылар.
Бүлек белгечләре балалар өчен уен формасында фикерләү сәләтләрен һәм кулларның вак моторикасын үстерү буенча күнегүләр үткәрделәр. Балалар үз куллары белән чыршы уенчыклары һәм «Күңелле куян» открыткалары ясадылар. Һәр бала үз фантазиясен коллективта эшләү аша тормышка ашыра алды.
Әлеге чара эчке потенциалны, сәләтләрне ачарга, уңай эмоцияләр алырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Чара ахырында балалар учреждение фойесында Яңа ел чыршысын бизәп, тылсымлы атмосфера тудырдылар, истәлеккә фото ясадылар.