2019 елның 5 нче декабрендә Тукай райны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Үз-үзеңне бүген якла» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чара “Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында югары сыйныф укучылары арасында уздырылды.
Очрашуда 62 балигъ булмаган бала катнашты.
Чараның максаты: яшүсмерләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштыру.
Очрашуның төп бурычлары: яшүсмерләрнең проблема турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыкларга, ВИЧ/СПИД турында дөрес мәгълүмат бирергә, ВИЧ таралу механизмын күрсәтергә.
Белгечләр балаларга ВИЧ авыруының ничек барлыкка килүе, ничек тапшырылуы һәм ВИЧ-инфекцияне йоктырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар чара ахырында сәламәт яшәү рәвешен сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Ахырда балаларга ВИЧ турында мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.