ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

“Здравушка” тернәкләндерү үзәге (Казан шәһәре) балалары һәм ата-аналары өчен “Көчле рухлылар” спартакиадасы узды. Бәйрәм инвалидлар декадасын ябу кысаларында узды. Белгечләргә коляскадагы балаларны хәрәкәтле эстафеталарга җәлеп итү мөһим иде. Инвалид балага үзләрен команданың тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итәргә мөмкинлек бирүче махсус уеннар эшләнде. "Здравушка" тернәкләндерү үзәге «Ак Барс» Көрәш сарае администрациясенә бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Аерым рәхмәт иганәчеләргә: ТИСБИ Идарә университеты, «Аудекс» аудитор-консалтинг компаниясе.

Инвалидлар декадасы кысаларында 1-10 декабрь көннәрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә карамакта булган инвалидлар арасында «Безнең куллар җылысы» дип исемләнгән район конкурсы оештырылды. Конкурска төрле җепләрдән бәйләнгән 26 оекбаш һәм бияләйләр китерелгән иде.

 

 

 

2019 елның 10 декабрендә Көшкәтбаш авылында «Мобиль бригада»дип исемләнгән чара оештырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Анна Михайлова инвалид бала белән арт-терапия технологиясен кулланып дәрес үткәрде.  Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре социаль хезмәт алучыларның, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.     

Бәйрәм бик матур һәм истә калырлык булды

2019 нчы елның унынчы  декабрендә «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Заһидуллина «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә «КукмарМакс» кинотеатрында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мультфильм карау оештырылды. Чара ахырында балалар бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар.

Ел саен, традиция буенча, Ватан Геройларына, тыныч күк йөзе хакына көчләрен, сәламәтлеген кызганмаган кешеләргә, хәтта гомерләрен кызганмаганларга хөрмәт күрсәтү коне билгелэнгэн.    Бу истәлекле датада «Ретро – терапия» программасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Кыямов Вазыйх Роман улы  янына бардылар.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Декада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата кайгыртучанлык, шәфкать, ярдәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Мөслим картлар  һәм инвалидлар интернат-йорты бу көннәрдә кунаклар кабул итә.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, инвалидлар Декадасы кысаларында, Мөслим районы ислам  дине вәкилләре белән интернатта тәрбияләнүчеләрнең файдалы, кирәкле очрашуы үтте.

      Мамадыш шәһәренең «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәләтлеләр университеты" башкарма директоры Айдар Акмалов Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортта яшәүчеләр белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган чара оештырды

Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International