Бүгенге көндә театр бик популяр сәнгать төре булып тора. Театр һәм театр тамашалары – дөньяда иң шаккатыргыч һәм матур әйберләрнең берсе. Һәр кеше үз гомерендә театрда булырга, актерларның уенын тамаша кылырга тиеш.
Инвалидлар декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре Колай авыл җирлеге буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Флера Туркунова, социаль эш буенча белгеч Әлфия Матвеева һәм социаль хезмәткәр чара үткәрделәр.
Үзәктә Әниләр көненә багышланган “Кояш кебек, син дә бер генә...” дигән чара оештырылды. Һәрбер өлкән кеше үзенең әнисен искә алып, әнисе турында сөйләде.
Инвалидлар декадасын үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга, инвалидларның сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышларында катнашуыннан алынган өстенлекләргә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу декада игълан ителгән максатлар-кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.
Туган тел традицияләрен торгызу һәм Татарстанның социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында талантлы балаларны ачыклау максатыннан, Милли музейда «Туган тел»шигырь укучылар конкурсы узды.
«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУсе белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы оештырдылар.
Тәрбияләнүчеләр приютның уку залында истәлекле датага багышланган “Борынгы чор геройларыннан алып безнең заман геройларына кадәр” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият безнең өчен батырлык үрнәге булган Бөек Ватан сугышы солдатларының легендар батырлыклары турында. Балалар 1941 – 1945 еллардагы вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы чоры батырлыклары, фашизмга каршы көрәштә җиңәргә ярдәм иткән кешеләр турында китаплар белән таныштылар.
9 нчы декабрьдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия Геройлары көне» дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасы кысаларында әдәби-музыкаль кичә узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Казан шәһәренең «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «салым һәм пенсия ташламалары»темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырыш эшендә салым инспекциясе һәм Россия Пенсия фонды идарәсе вәкилләре катнашты.
Әлеге чарага инвалид балаларның законлы вәкилләре чакырылган иде.
Чараның максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, Россия Федерациясендә булган ташламалар һәм социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
Түгәрәк өстәл барышында белгечләр төрле темаларга чыгыш ясадылар. Алар арасында: "булган салым тотып калынган акчалар һәм керем салымын кире кайтару мөмкинлекләре турында», «торак, транспорт, җир өчен салым ташламалары», "пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы турында".
Белгечләр сорауларга җавап бирделәр, кешеләргә борчыган проблемаларны хәл итәргә булыштылар.