Ел саен, традиция буенча, Ватан Геройларына, тыныч күк йөзе хакына көчләрен, сәламәтлеген кызганмаган кешеләргә, хәтта гомерләрен кызганмаганларга хөрмәт күрсәтү коне билгелэнгэн. Бу истәлекле датада «Ретро – терапия» программасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Кыямов Вазыйх Роман улы янына бардылар. "Мине Совет Армиясе сафларына 1940 елда алдылар, – дип сөйли Вазыйх Романович – сугыш вакытында мин гади пехотинчы булып хезмәт иттем һәм Мәскәүдән алып Берлинга кадәр уздым, анда сугыш тәмамланганнан соң ике ел хезмәт иттем, - дип сөйли Вазыйх Романович. Бу елларда без Берлинның тыныч халкы арасында фашистларны эзләдек". Сугыш елларында яшәгән кешеләр ачлык, салкынлык һәм авырту кичергән, алар гомерләренең аерылгысыз өлеше булып калган.
Әнә шундый кешеләр белән аралашканда, әйтерсең лә үз-үзләрен тоткан үткәннәргә кагылабыз. Аларга ирекле һәм бәйсез кешеләр булып яшәсеннәр өчен рәхмәт әйтәсе килә.