Бәйрәм бик матур һәм истә калырлык булды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасы зур концерт белән тәмамланды. Үзенең зур концерт программасы белән яшь артистлар интернатка яхшы кәеф, елмаю һәм шатлык хисләре бүләк иттеләр. - Җитәкчебез Гүзәл Вәлиева һәм элек «Браво» студиясе составына кергән яшь талантлар безнең интернат-йортыбыз белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итә. Ә бүген исә рәхмәтле тамашачылар алдында вокал осталыгы мәктәбенең яңартылган төркеме тәкъдим итте, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. - Дәртле биюләр, яшь талантлар башкаруындагы шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм, һәрвакыттагыча, бик матур, истә калырлык булды һәм һәркемдә озакка тәэсир калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International