Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова «Без бергә» клубында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә торучы ата-аналар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Син бу дөньяда ялгыз түгел!» дип аталган дәрес үткәрде.
«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын «Өлкән буын» милли проекты кысаларында тормышка ашыру» нигезендә «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 2019 елның 9 декабрендә «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
2019 елның 8 декабрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Тылсымлы элмәкләр» түгәрәгенең «Башлангыч рәттә элмәкләр җыю»темасына дәрес үткәрде.
Максат: башлангыч рәттә традицион элмәкләр җыю белән танышу.
10.12.2019 ел, сишәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында Тләнче Тамак урта мәктәбе 7нче сыйныф укучылары интернат – йортта кунакта булдылар. Алар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Чара ахырында балалар өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, аларны стенгазетага язып , бүләк итеп калдырдылар.
2019 елның 6 декабрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәгендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Батршина Дарья тарафыннан, инвалидлар декадасы кысаларында, монотипия ысулын кулланып, рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 нчы елның 10 нчы декабрендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен арттерапия элементлары белән мавыктыргыч сәяхәт оештырылды.
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрде. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Гыйльметдинова Гөлүзәне, Гыйльметдинова Илүзәне, Әхмәтшина Зәринәне, Николаев Адельне, Кыямов Аязны конкурста актив катнашулары белән котлый.
Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәуче 65 яшьтән өлкән кешеләрне медицина оешмаларына «Өлкән буын» проекты кысаларында алып бару һэм алып кайту дәвам итә. Социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре авыл җирлегендә эшләүче фельдшерлар белән берлектә һәр көнне 65 яшьтән өлкәннәребезне медицина оешмаларына алып килеп, алып кайтуны оештыралар. Өлкәннәр бик канәгать калалар һәм дә үзләренең чиксез рәхмәтләрен әйтәләр.
Агымдагы елның 9 нчы декабрендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейдагы экспозицияләрнең һәркайсы үзенә бер бай серле дөньяга алып кергән кебек. Тернәкләнүчеләр төрле заллар буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр, экспонатлар буенча районыбыз тарихы, табигате, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында күп мәгълүмат тупладылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм социаль хезмәт алучы Сергей Беспалов инвалидлар декадасы кысаларында “Тормыш ул- матур һәм дәвам итә!” дигән темага кызыклы кешеләр белән очрашу чарасы уздырдылар.