2019 елның 10 декабрендә Көшкәтбаш авылында «Мобиль бригада»дип исемләнгән чара оештырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Анна Михайлова инвалид бала белән арт-терапия технологиясен кулланып дәрес үткәрде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре социаль хезмәт алучыларның, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Җыелышны «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина ачты. Ул халыкны “Мобиль бригада» үткәрү программасы белән таныштырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина пенсионерларга шифаханә юлламалары бирү тәртибе, социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Социаль иминият фонды белгече Резедә Шәфигуллина санаторий - курорт юлламалары һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында сөйләде. Пенсия фонды белгече Раушания Нургалиева пенсияләрне индексацияләү, 2019 елда Пенсия үзгәрешләре турында сөйләде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе белгече Гөлназ Шакирова кулланучылар хокукларын яклау, сыйфатсыз товарлар, алкогольле продукция белән агулану турында әңгәмә үткәрде.
Барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар таратылды.