Мәрхәмәтле бул!

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Декада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата кайгыртучанлык, шәфкать, ярдәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Мөслим картлар  һәм инвалидлар интернат-йорты бу көннәрдә кунаклар кабул итә. Бүген Күбәк мәктәбе укучылары әби, бабайларга матур концерт һәм Аманулланың «Мактанчык әтәч» пьесасын күрсәттеләр. Алар бирегә мәктәпнең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д. Р. Һәм Иске Карамалы  мәдәният йорты директоры Биктимерова Ә. Г. җитәкчелегендә килделәр. Укучылар чын күңелдән тырыштылар, үз рольләрен артистларча оста  башкардылар. Спектакльнең музыкаль бизәлешен һәм костюмнарның матурлыгын билгеләп үтәсе килә. Тамашачылар “чебешләр” өчен чын күңелдән борчылдылар, “күркә” һәм “әтәчк”кә усал “тилегәнне” җиңәргә булыштылар, “үрдәкнең” өчен кайгырдылар. Артистларның чыгышы барысына да бик ошады.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм кайнар алкышлары чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайлар, интернат коллективы Күбәк урта мәктәбе коллективына шәфкатьлелек үрнәкләре күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International