“Здравушка” тернәкләндерү үзәге (Казан шәһәре) балалары һәм ата-аналары өчен “Көчле рухлылар” спартакиадасы узды. Бәйрәм инвалидлар декадасын ябу кысаларында узды. Белгечләргә коляскадагы балаларны хәрәкәтле эстафеталарга җәлеп итү мөһим иде. Инвалид балага үзләрен команданың тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итәргә мөмкинлек бирүче махсус уеннар эшләнде. "Здравушка" тернәкләндерү үзәге «Ак Барс» Көрәш сарае администрациясенә бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Аерым рәхмәт иганәчеләргә: ТИСБИ Идарә университеты, «Аудекс» аудитор-консалтинг компаниясе.