Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, инвалидлар Декадасы кысаларында, Мөслим районы ислам дине вәкилләре белән интернатта тәрбияләнүчеләрнең файдалы, кирәкле очрашуы үтте. Очрашып-сөләшүдә Мәллә-Тамак һәм Баланлы авылы имам хатиплары да катнашты алар өлкәннәр каршында төпле вәгазьләре белән чыгыш ясадылар. Расыйх хәзрәтнең үтемле вәгазе, киңәшләре өлкәннәрнең игътибарын җәлеп итте. Җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру ислам әдәбенең төп максатларының берсе булуы, башкаларга һәм үзеңә зыян салуның Коръән-кәримдә беркайчан да хупланмавы турында сөйләде, гөнаһлардан сакланып, чиста күңел белән, дус, тату яшәүгә өндәде. Соңыннан Җәмил хәзрәк Коръән сүрәләре укыды, дога кылынды. Хәзрәтләр социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәрнең күп кенә сорауларына җавап бирделәр. Затлы, зыялы шәхесләр белән очрашу өлкәннәребезнең күңелләрен нурландырып, җаннарын тынычландырды.