Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган КВН фестивалендә актив катнаштылар

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Кичә Буа шәһәренең Район мәдәният йортында Буа муниципаль районы башлыгы кубогына ел саен үткәрелә торган «Яшьләр коррупциягә каршы»дигән эшче яшьләр КВН фестивале булып узды.

Карлы ит комбинатының "Карлинский писец" командасы, "Сак булыгыз, кайнар!" дигән  белем бирү учреждениеләре командасы, Буа электр челтәрләренең "БУЭС" һәм Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының "Якын кешеләр" командасы коррупцион хәлләрне кисәтү буенча көч сынаштылар.

Конкурс бер сулышта узды, командалар яхшы әзерләнгән, креатив һәм артистик иде.

Күчмә кубокка "БУЭС" командасы лаек булды, ә безнең "Якын кешеләр" командасы мактаулы 1 урын алды. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Безнең яшәүчеләр дә актив катнашты, алар номерларда катнаштылар һәм залда актив җан аттылар, шуның өчен команда өстәмә очколар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International