Әтнә районында Инвалидлар Декадасы уңаеннан хәйрия марафоны

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Ел саен 1-10 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада үткәрелә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иң мөһиме - үзеңне тулы кыйммәтле шәхес итеп тою, актив тормышка җәлеп итү, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән игътибарсыз калмау. 2019 елның 10 декабрендә Әтнә муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоны узды. Чара Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Декаданың максаты - җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау. Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, «Чын йөрәктән» хәйрия фонды рәисе Зиннәтов Мингазиз Зиннәт улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгат улы, Әтнә район үзәк хастаханәсе баш табибы Яруллин Эльдар Шәүкәт улы һәм «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы тантаналы чыгыш ясадылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Концерт барышында инвалид балаларга сертификатлар тапшырылды. Концерттан соң барысы да уңай хис-кичерешләр белән, тормыш авырлыклары  турында бераз гына онытылып, ял итеп, өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International