Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Бөтендөнья футбол көне»

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

  2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Бөтендөнья футбол көне»нә багышланган чара үткәрелде.  Катнашучылар футболның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, уенның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң футбол уйнадылар. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Футбол көне планетаның төрле почмакларында бәйрәм ителә, традиция буенча дустанә матчлар оештырыла. Чөнки күп санлы кешеләр өчен футбол уен гына түгел, ул – уникаль  тормыш стиле, тулы бер фәлсәфә һәм фән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International