Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” музыка мәктәбендә кунакта

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Арча балалар сәнгать мәктәбенә «аппликация элементлары белән Кышкы пейзаж» рәсем дәресенә һәм «Winter»темасына инглиз теле дәресенә чакырдылар.  Балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә шөгыльләнделәр һәм алар белән беррәттән барлык биремнәрне дә үтәделәр.

 Мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә, ә үзәкнең битараф  булмаган, булышырга әзер торучы белегечләре белән бергә алып  барылган эш, баларның эчке дөньясын  һәм аларның яшереп мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

 Мондый чаралар балаларда эстетик танып-белүне арттыра, кулларның вак моторикасын үстерүдә, эш сөючәнләк, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә. Тәрбиячеләр, мондый очрашулардан соң балаларның һәрвыкыт кәефләре яхшы булуын, аларның олылар һәм яшьтәшләре белән аралашуга әзер икәнлекләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International