«Туган тел» шигырь укучылар конкурсы

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Милли музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты актив катнашкан. Приютта тәрбияләнүче Исаева М.К. Афанасьеваның  «Минем Татарстан» шигырен башкарды.  Конкурсантларның чыгышыннан соң, экскурсовод тарафыннан кызыклы экскурсия үткәрелде. Безнең тәрбияләнүчебез катнашкан өчен диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International