Балалар фантазиясенең чиге булмады. Аларга кунакка рәссам килде, ул рәсем жанры, рәссамнар куллана торган материаллар турында табышмаклар әйтте, «табышмак буенча эйберне тап» уенын оештырды. Чара ахырында рәссам балалар командалары арасында ярыш оештырды: кем яңа ел рәсемен тизрәк буяячак. "Рәссам көне" бик яхшы узды, һәм, бәлки, килэчэктэ безнең тәрбияләнүчеләрнең берэрсе танылган рәссам булыр! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!