Полиция Кыш Бабае

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Кыш Бабай «полицейскийлары» булдылар. Нурлат районара Тикшерү комитеты вәкилләре һәм Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Кунаклар балаларга татлы бүләкләр һәм җиләк-җимешләр бүләк иттеләр, яхшы кәеф, укуда уңышлар һәм кышкы Яңа ел каникулларын файдалы итеп үткәрүләрен теләделәр. Балалар котлауларга һәм бүләкләргә бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International