Шәфкать» үзәге психологлары кышкы каникул вакытында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр арасында дәрес үткәрде

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

2020 нче елның 4 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Сайфуллина Альбина һәм Насырова Ләйсән кышкы каникуллар вакытында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү планын тормышка ашыру кысаларында «Каникулларны ата-аналар белән бергә үткәрик!" дип исемләнгән уен-практикум  һәм «Мәзәкчеләр» уен программасы уздырды.

Әлеге чара балалар - ата - аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Уен вакытында  «Мин һәм әни (әти)», «Әрләштеләр», «Әни (әти) белән мактан», «Өйдә берүзе» балалар өчен баш мие штурмы, «Тылсымлы таякчык» күнегүе, «Ата-аналар һәм балалар» уены үткәрелде.

Ата-аналарга балалар белән проблемаларны хәл итүдә яңа ысуллар тәкъдим ителде, аралашу күнекмәләрен эшкәртү үткәрелде.  Әлеге чарада 10 социаль куркыныч гаилә  катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International