ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Раштуа-Руссиядә иң зур христиан бәйрәмнәренең берсе. "Гнездышко" социаль приютының балалары бу бәйрәмне күңелле җырлар, әйлән-бәйлән, уеннар белән каршы алдылар.

7 гыйнвар көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Раштуа бәйрәменә багышланган чара оештырылды.  

Йөзү-бик яхшы спорт төрләренең берсе! Йөзү - ныклы сәламәтлек нигезе булып тора.

3 гыйнварда безнең тәрбияләнүчеләр бассейнга бардылар. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, су коендылар. Кемдер суга беренче тапкыр чумды,  ә кемдер бик яхшы йөзгәнен күрсәтте. Һәрберсе каникул көннәрендә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге алды.

И-и-и Каникуллар! Балалар аларны һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Кышкы каникуллар исә иң якты, тылсымлы! Бу-әкияткә ышанасы һәм башкаларга бүләк итәсе килә торган барлык теләкләрнең тормышка ашуы өчен гадәти булмаган вакыт. 2020 елгы каникуллар да искәрмә түгел. 2 гыйнварда безнең приютта тәрбияләнүчеләр «Нарат» боз сараенда булдылар. Зур боз кыры, бик яхшы ритмик музыка кәефне күтәрде. Балалар күңелле һәм шатланып шудылар, алар күтәренке күңел, бик күп тәэсирләр һәм ләззәт алдылар.

 4 гыйнварда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбиячеләр Дәүлиева В., Р. һәм Гильфанова М.Т.  тарафыннан "Мин Татарстан Республикасында яшим"дигән интеллектуаль уен оештырылды. Башта балаларга "ТАССР ның 100 еллыгына каршы" дигән презентация тәкъдим ителде, ә аннан соң уенда балалар тарих, республиканың дәүләт символлары турында, Татарстанда нинди шәһәрләр бар һәм алар нәрсә белән дан тоталар, нинди милләт вәкилләре яшәүләре белән таныштылар.


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

6 январь конне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияче Шәйхиева Елена балаларны виртуаль рәвештэ Эрмитаж белэн таныштырды.

6 гыйнвар көнне "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләр  “Кыш бабайның бүләкләр фабрикасы” дигән театральләштерелгән тамаша карадылар.


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 5 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Кышкы рус табигате” дигән темага рәсем шөгыле үткәрде.

Иске традиция буенча, кышкы каникулларда "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең иң яраткан кунакларын - байкерларны каршы алды. Безнең күптәнге дусларыбыз балалар өчен Кышкы уеннар оештырдылар.  

5 гыйнвар көнне "Гнездышко" социаль приютында кунаклар булдылар. Алар балалар өчен чыршы уенчыкларын декоратив бизәү буенча мастер - класс үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International