Яңа ел әкияте

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Инде бик тиздән иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел җитә. Чыршыда якты утлар, мандарин исе һәм, әлбәттә, бүләкләр күп.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара узды. Балалар дөнья тирәли сәяхәт атмосферасына чумдылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә балалар авиалайнер бортына күтәрелделәр һәм төрле илләрдә һәм континентларда булдылар, Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар.

Кич буе тамашачыларны профессиональ артистлар күңел ачты. Программаны «Клайд»ның эффектлы яктылык тамашасы ачты. «Родник» мәдәният йортыннан килгән кунаклар - Илнур Фәйзуллин һәм «Земляничка» ансамбле матур вокаль номерлар күрсәттеләр. Ком анимациясе остасы Алинә Хәйруллина «Алисә могҗизалар илендә» әкиятен ком белән ясады. Экранда сихри үзгәрешләр артыннан тын да алмыйча күзәттеләр.

«Биюче рәссамнар» коллективының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Бию ритмында артистлар киндердә киләсе елның символын сурәтләделәр.

Иллюзионист Сергей Акулов балаларны юкка чыгу һәм предметларның кинәт барлыкка килүе белән трюклар белән сөендерде.

Әмма балалар үзләре дә читтә калмады, күңелле биюләр белән тамашачыларның күңелләрен яулады.

Бәйрәмнең кульминациясе булып дискотека һәм искиткеч лазерлы шоу булды.

Бәйрәм бик күңелле узды. Һәм приютта тәрбияләнүчеләр чыршы янында фаразлаган барлык теләкләрнең киләсе елда да чынга ашачагына ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International