“Тургай” балалар приютында Яңа ел әкияте

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балалар өчен Яңа ел-искиткеч әкият, кабатланмас могҗиза! Әкият дөньясында яшәүче бала өчен Яңа Ел – ел иң мөһим һәм көтеп алынган бәйрәм. Төрле төстәге утлар белән яшел чибәркәй-чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы әйлән-бәйләнгә чакыралар, ә чыршы астында татлы бүләкләр яталар!

Приютта Яңа ел бәйрәме әкияти атмосферада көтелмәгән сюрпризлар һәм онытылмаслык кичерешләр белән узды.

Балалар маскарад киемнәреннән иде. Бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Соңыннан балалар зур шатлык белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International