Күркәм 90-яшьлек юбилей.
Яңа елның беренче көннәрендә, нәкъ менә 2020 елның 4 гыйнваренда,
Яңа Чишмә районы Акбүре авылында яшәүче, тыл хезмәткәре, социаль
хезмәт алучы Мотыгуллина Миннебәян Вәлиулла кызы якыннары һәм
туганнары белән үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны шундый күркәм гомер бәйрәме белән Акбүре авыл җирлеге
башлыгы Залалетдинов Җ.М., авыл мәдәният йорты һәм китапханә
хезмәткәрләре Миншина Г.Т. һәм Салихова Л.В., “Кайгырту” халыкка
комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Салихова Р.Р. һәм социаль
хезмәткәр Юсупова Р.Х. котлап үттеләр. Иң изге теләкләр белән Миннебәян
әбигә истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты Путин В.В.
исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.