2019 нчы елның 31 декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. "Әкияти төн» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Максат: Яңа ел бәйрәме турында күзаллаулар формалаштыру.
Бурыч:
- игътибарны, ишетүне үстерергә;
- балаларда уңай хис-тойгылар уятырга.
Әлеге чарада 5 бала катнашты. Дәрес башында тәрбияче балаларга Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләде. Халык кышны ярата. Чаналарда да шуарга була. Ә озын, кышкы кичләрдә әкият тыңларга да, җырларга да, табышмакларга да әйтергә, шигырьләр дә укырга да була. Кыш-елның иң гаҗәеп һәм тылсымлы вакыты, чөнки нәкъ менә бу сезонда без иң тылсымлы бәйрәм – Яңа елны бәйрәм итәбез.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу купшы, искиткеч бәйрәм. Әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән. Бу бәйрәмне күпләр түземсезлек белән көтә, бигрәк тә балалар.