2020 елның 15 гыйнварында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль – тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» дигән чара үткәрелде. Б чараның максаты – катнашучыларның хәрәкәт һәм эмоциональ активлыгын, аралашу кунекмәләрен үстерү. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар. Истәлеккә – фотога да төштеләр. «Күңелле стартлар» призлар тапшыру һәм күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылар дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм медицина хезмәткәре белән бергә скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.
Сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияне социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен дәвалау физик культурасы буенча инструктор үткәрде.
Сәламәт яшәү рәвеше-кеше яшәү рәвеше, ул авыруларны профилактикалауга һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән. Сәламәт яшәү рәвешенең актуальлеге, иҗтимагый тормышның катлаулануы, сәламәтлек халәтендә тискәре алга китешләр китереп чыгаручы техноген, экологик, психологик, сәяси һәм хәрби характердагы куркынычларның артуы белән бәйле рәвештә, кеше организмына йөкләнешләрнең артуы һәм характерының үзгәрүе белән бәйле. Хәзерге җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше алып бару тенденциясе арта бара.
8 нче санлы социаль участокта «Гомуми эш» Бөтенроссия проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина алкогольгә карата тискәре караш формалаштыру максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында «Чижык – Пыжик» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә остаз-укытучы Галина Баглаева җитәкчелегендә «Креатив» мәктәп-студиясенең чәчтараш-укучылары килделәр.
2020 елның 16 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар һәм ярымстационар рәвешләрендә социаль хезмәт күрсәтүнең тәртибе үзгәрү сәбәпле, ата-аналар җыелышы узды, анда 35 ата-ана катнашты. Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүнең стационар һәм ярымстационар рәвешләрендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе үзгәрүгә бәйле рәвештә ата-аналар җыелышы узды.
Ата-аналар алдында директор Миникаев И.Р., социаль адаптация бүлеге мөдире Солтанова Г.И. чыгыш ясадылар, алар халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар. Шулай ук барлык борчыган мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды һәм оптималь карарлар кабул ителде.
Практик өлеш өй шартларында балалар кулларының вак моторикасын үстерүгә багышланган иде. Социаль эш буенча белгеч Белова М.А. вак моторика өлкәсендә күп төрле хәрәкәтләр: объектларны тотып, бик вак хәрәкәтләрне ясауга кадәр, вак моториканың әһәмияте бик зур, ул турыдан-туры сөйләмнең тулы үсеше белән бәйле, дип сөйләде. Хезмәт буенча инструктор Сергиенко С.Г. балалар белән өй шартларында нәрсә эшләргә мөмкин булуын күрсәтте.
14 гыйнвар көнне Норлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр өчен " Исәнме Иске Яңа ел!» дигән чара узды . Яңа елны 31 декабрьдә каршы алганнан соң, бары тик безнең илдә яшәүчеләр генә аны тагын бер кат бәйрәм итә алалар. Славян киңлекләрендә үз табигате буенча уникаль бәйрәм-Иске Яңа елны каршылау матур борынгы гадәт бар бит.
2020 елның 15 гыйнварында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, «Мин үзем» Арт – клубы кысаларында «Күңелле буяулар» дип исемләнгән төркемле дәрес узды.
16 нчы гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы “Яңа ел мультфильмнарын карау” дип исемләнгән уен-дәрес үткәрде.
Волонтерларның өлкәннәргә ярдәм итүе.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең “Йолдыз” волонтерлар хәрәкәте 2020 елда үзенең эшчәнлеген социаль хезмәт алучы өлкәннәргә кар чистартудан башлады