«Чижык – Пыжик». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген эчүче балалар-караучысыз һәм опекасыз яшәүче кечкенә сукбайлар гына түгел. Алар – имин гаиләдә яшәүче гадәти малайлар һәм кызлар. Барысы да татлы алкогольле коктейль һәм сыра тутырылган банкалардан башлана. Берничә ай эчендә баланың эчке органнары һәм баш мие авыр органик зарарлана. Ярты ел үтүгә бәйлелек формалаша башлый. Ата-аналар балада алкоголь психозлары, галлюцинацияләр, ак горячка, абстинент синдромы барлыкка килмичә бернәрсә сизмиләр дә.

8 нче санлы социаль участокта «Гомуми эш» Бөтенроссия проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина алкогольгә карата тискәре караш формалаштыру максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында «Чижык – Пыжик» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Бу дәрестә балигъ булмаганнарга яшүсмерләр тарафыннан алкоголь куллануның куркынычы турында «Чижык-Пыжик» дигән фәнни – популяр фильм тәкъдим ителде. Фильм геройлары-балалар. Алар яхшы киенгән, яхшы укыган һәм хәтта күптөрле сәләтләре дә бар. Бүген әлеге балаларга аларның сәламәтлеген, талантларын, гаилә һәм алга таба булган хыялларын, аларның киләчәген – барысын да сызып ташлаган "алкоголизм" диагнозы куелган. Бердән алып  алты литрга кадәр сыра, икедән башлап бишкә кадәр алкоголь коктейльләре - мондый дозаны Россиядә уртача статистик укучы һәркөн кабул итә. Россиядә 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге өч баласының икесе даими рәвештә эчәләр.

Балигъ булмаган балалар фильмны зур игътибар белән карадылар. Балалар әлеге статистикадан шок хәлендә булуларын, Россиядә күп балаларның алкогольгә бәйлелекләре булуын таныдылар. Алга таба дискуссия барышында катнашучылар хәзерге вакытта яшьләр арасында нәрсә кулану модалы? Алкоголь коктейльләре һәм энергетиклар составына нәрсә керә? Аерым алынган баланың да, тулаем илнең дә сәламәтлегенә һәм язмышына бунәрсә белән яный? һ.б. сорауларга җавап табарга тырыштылар.

Дәрес ахырында балалар алкоголь турында үз фикерләрен әйттеләр һәм алар үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга һәм үз тормышларында зарарлы гадәтләрнең булмавына юл куймаска тырышачаклар дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International