ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

   Бүген, 17 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар  тәрбиячеләр белән берлектә тау шуарга чыктылар.

Бүлмә үсемлекләре- безнең дуслар һәм ярдәмчеләр. Алар безгә берни белән дә алыштырмый торган кислород бүләк итәләр, зарарлы газлар һәм матдәләрне йоталар, тузанны тоткарлыйлар.

Алар безне кышын да сөендерсен өчен, аларга ашлама кирәк. Безнең "суган коктейле" әзер. Бүген балалар белән яраткан үсемлекләрне сыйладык.

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» проектында катнашучылар арасында Орел А.Н. редакциясе астында “Үз-үзеңне тотуның тайпылышлы якларын дианостикалау” дип аталган төркемле психиагностикасын үткәрде.

 

 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән математика буенча «Күңелле саннар»дигән темага дәрес - уен үткәрелде. Шөгыльнең максаты: тәрбияләнүчеләрнең математик сәләтләрен үстерү; ун  эчендә туры һәм кире тәртиптә исәпне ныгыту; геометрик фигуралар һәм яссылыкка ориентлашу турындагы белемнәрне камилләштерү; иптәшлек хисе тәрбияләү.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән темага дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен кереш дәрес уздырылды.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаганнар, социаль хезмәт алучылар белән «Мир вруг» дигән төркемле дәрес үткәрде. 

2020 нче елның 16 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының Нотариус, Сарман районы прокуроры, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшидарәсе, Сарман районы эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

  2020 елның 16 гыйнварында гаиләләрнең социаль иминлек дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм  социаль проблемаларын хәл итү максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. Кече Кибәхуҗа авылында ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча чираттагы консультация көне үткәрде. 

2020 елның  16 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Иске Яңа елга” багышланган бәйрәм кичәсе булып узды, бәйрәм  “Игелек планетасы” вәкилләре белән берлектә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International