2020 елның 15 гыйнварында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә, «Мин үзем» Арт – клубы кысаларында «Күңелле буяулар» дип исемләнгән төркемле дәрес узды. Балалар рәхәтләнеп комнан рәсем ясадылар. Анда төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты. Гадәти булмаган күренеш килеп чыксын өчен, балалар схема буенча фрагментларны сүтеп, үзе ябыша торган нигезгә төсле ком сибеп куйганнар. Нәтиҗәдә, эшләнмә бик матур килеп чыкты.