«Демография» илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне, расланган график нигезендә, «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә, Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына медицина тикшерүе уздыру өчен китерү дәвам итә.
Озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында интернат-йорт хезмәткәрләре көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны саф һавага чыгаралар, алар кәефләренә генә түгел, әби-бабайларның сәламәтлегенә дә яхшы йогынты ясый.
Ял итү эшчәнлеген оештыру максаты белән 2020 нче елның 14 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Иске Яңа елдагыча!..» дип аталган чара үткәрде.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мультфильмнар үзләре ясыйлар. Приютта үткәрелә торган «Мульти-пульти» түгәрәге балаларга мультимедиа проектларын төзү, конструкцияләү, рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә.
Пицца ясау буенча хәйрия мастер-классы
2020 нче елның 15 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының ООО «НК Сервис», авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре урынбасарлары, ООО «Управляющая компания», ООО «Сарман ПТС» җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.
15 гыйнвар көнне «Гнездышко» социаль приютының олы төркем тәрбияләнүчеләре "Кошларны ашат" акциясендә катнаштылар. Чараның максаты: кошларга кышны кичерергә ярдәм итү; балаларда кыш көне кошлар тормышы турында күзаллауны киңәйтү; битараф булмаган гражданнарны акциядә катнашырга чакыру.
«Ачык һавада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» буклетларын тарату
2020 елның 15 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган түгәрәк өстәл үтте.