Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә остаз-укытучы Галина Баглаева җитәкчелегендә «Креатив» мәктәп-студиясенең чәчтараш-укучылары килделәр.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга социаль хезмәт ярдәме күрсәтү.
Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр социаль яктан тиешле дәрәҗәдә якланмаган булып калалар. Аларның күбесе чәчтарашханәгә хезмәт күрсәтү түләүле булганга еш бара да алмыйлар.
Булачак остазлар социаль хезмәт алучыларга хәйрия нигезендә чәчтараш хезмәте тәкъдим иттеләр. Иҗади эш барышында алар социаль хезмәт алучыларга игътибарлы булып, аларның фикерләрен исәпкә алып, яңа фасоннар буенча прическалар ясадылар. Өлкән буын социаль хезмәт алучыларны модалы чәчтарашлар, матур прическалар белән сөендерделәр һәм бик канәгать калдылар.
18 кеше чәчтарашханә хезмәте алдылар һәм чәчтараш осталарына рәхмәт әйтеп, алга таба укуларында уңышлар теләп калдылар.