16 нчы гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы “Яңа ел мультфильмнарын карау” дип исемләнгән уен-дәрес үткәрде.
Дәреснең максатлары:
-Балаларны совет мультфильмнарының эчтәлеге һәм каһарманнары белән таныштыру;
-Үзара дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү;
-Мультфильмнарны карау өчен уңай шартлар булдыру;
-Бергәләп үткәргән вакыттан шатлык хисләре алу.
Беркемгә дә сер түгел, барлык балалар да мултфилмнар карарга ярата. Ләкин эш, хәзерге мультфильмнарның бернинди мәгънә бирмәүләре генә түгел, аларның зарарлы, хәтта, балаларга карау өчен тыелган булуында да.Әлбәттә, хәзерге мультфильмнарның яхшылары да бар, ләкин, совет мультфильмнары эчтәлеге ягыннан да, тирән һәм акыллы тулы бер әсәргә тиң. Безнең бүгенге дәресебез дә совет мультфильмнарына багышланган иде һәм ул уен формасында узды. Дәрескә кунакка аюкай килгән иде, ул барлык балалар белән дә исәнләшеп чыкты. Шуннан соң, ул бергәләп мультфильм карарга тәкъдим итте. Караганнан соң, аюкай белән бергәлектә “Шарлар” уены уйнадык. Балаларга бик тә ошады. Гомумән алганда, дәрес бик күңелле һәм эчтәлекле булды.