Социаль хезмәт алучылар арасында бер-берсенә карата, дустанә мөнәсәбәт һәм толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру максатыннан, 21 гыйнвар көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара кочаклашулар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
«Халыкара кочаклашулар көне " - кочаклашырга кабул ителгән күңелле, җылы, дустанә бәйрәм. Кочаклашулар безне гомер буе озата бара: без очрашканда, аерылышканда дуслар һәм туганнарыбызны кочаклыйбыз, шатлык һәм рәхмәт белдерү өчен җылы кочаклар бүләк итәбез.
Чарада, яшәүчеләр төрле уеннар уйнадылар. Безнең бәйрәм күңелле үтте, ә яхшы кәеф аларны көн буе озата барды.