«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек минуты!» дигән викторина.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Сәламәтлек минуты!” дигән темага викторина үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның ялын актив оештыру һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен шәхси җаваплылык тәрбияләү.

      Безнең тормышыбызда иң зур байлыкларның  берсе- ул сәламәтлек.  Нәкъ менә шул хакта искә төшерде дә инде катнашучыларга инструктор. 

      Викторина катнашучыларның ике командага бүленүе белән башланып китте. “Кем тизрәк?”, “Анаграмма”, “Мәкаль җый!”, “Табышмакка җавап тап!” исемендәге төрле конкурслар үткәрелде.

  Социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, схемада «Сәламәтлек» дигән төшенчәне ачыкладылар.

     Шулай итеп, чарада катнашкан һәр кеше үзе өчен сәламәт яшәү рәвешен сакларга һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга кирәклеге турында нәтиҗә ясады.

      Викторинада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International