ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева 6 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Тере зарядка» дигән төркемле дәрес үткәрде.

20.01.2020 елда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Хокук навигаторы» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Дарья Кузьмина чара үткәрде, анда социаль хезмәтләр алучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә баланы карап тоткан өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация түләүләрен рәсмиләштерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

2020 елның 20 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче ветераннар белән, бәйләм бәйләү һәм гәҗиттән бөтереп эшләнгән таякчыклар кулланып үрү буенча дәрес үткәрелде. Әлеге технологиянең максаты – кешеләрне кул астындагы материалдан нәфис һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтү, шәхес үсеше өчен шартлар тудыру. Иң матур хисләрнең берсе – иҗат итү шатлыгын тою һәм сынап карау.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Раифа монастыренда булдылар

2020 елның гыйнварында «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман районы ветераннар активы өчен "Чишмә"вокаль ансамбле чыгышы оештырылды. Бөтен зал уңай, шатлыклы энергия белән тулы иде. Ансамбль үзенең күңелле, җанга үтеп керердәй чыгышы белән сокландырды. Ял итүчеләр чыгышны бик теләп, яратып карадылар.

"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Радуга» комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Салояз» чишмәсеннән изге су алып кайтканнар.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”н да яшәүчеләр белән “Тырыш” чишмәсенә сәяхәт

"Өлкәннәр  өчен психологик диагностика “

Максат: интернат-йортта яшәүче гражданнар турында төрле яклап кайгырту һәм аларның психологик ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

«Демография» милли проекты һәм «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре  диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен үткәрү өчен ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең озата баралар.  Бүгенге көндә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 57 граждан диспансерлаштыру үтте.  Өлкәннәр бу чарага бик җитди карыйлар һәм дәүләт аларның сәламәтлеген һәм озын гомерләрен кайгыртуы өчен бик рәхмәтле .

"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә һәр заездда социаль хезмәт алучылар арасында, өстәл спорт уеннары буенча, ачык турнирлар уздыру күркәм гадәткә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International