2020 елның 22 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балалар һәм әти – әниләр белән берлектә “Көчле, кыюлар, җитезләр” дигән уен сәгате үткәрделәр.
Чараның максаты булып балаларны һәм әти – әниләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, физик әзерлек дәрәҗәсен үстерү, эмоциональ кәеф булдыру. Дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү торды.
Күнекмәдә балалар туп кулланып ярыштылар. Биремнең төп өлеше кыршау белән бәйле иде.
Йомгаклау биремендә бөтен команда катнашты. Парашют белән коллектив уен дустанә эмоциональ кәеф тудырды.
Чарада 20 кеше катнашты.