«Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында» «Алар Ватанны сакладылар» темасына шөгыль.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 нче елның 21 нче гыйнварында «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты» тәрбиячесе Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Алар Ватанны сакладылар» темасына шөгыль үткәрде.

Максаты: балаларда кыю hәм батыр солдат булу теләге уяту, безнең солдатлар белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләу, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү.

          Тәрбияче балаларга сугыш күп кайгы һәм җимереклекләр алып килде, ләкин безнең халык бирешмәде, туган җиребезне саклады, дип аңлатты.

- Ватаныбызны кем яклады?

- Хәрбиләр һәм солдатлар!

- Диңгездә-диңгезчеләр, күктә – очучылар, җирдә – танкистлар, чик сакчылары.

         - Хәрбиләр һәм солдатлар нинди булырга тиеш?

         - Көчле һәм кыю.

         - Көчле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

          - Зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә һәм йөгерергә.

         - Бик яхшы, без дә спорт белән шөгыльләнәбез, көн саен иртәнге зарядка ясыйбыз.

          Без тынычлык һәм бәхетле тормыш өчен.

hәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

         Дәрес ахырында балалар хәрби техника сүрәтен ясадылар. Балаларга дәрес бик ошады. Балалар Ватанны саклаучылар турында күп нәрсә белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International