Морозко өчен тылсымлы ачкычлар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә «Орион» яшьләр үзәге белгечләре 36 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Морозко өчен тылсымлы ачкычлар» дигән күңел ачу чарасы уздырдылар.

Бәйрәмнең төп геройлары Настенка һәм Ковбойка иде. Балалар һәм өлкәннәр белән бергә геройлар Морозко өчен тылсымлы ачкычлар эзләделәр. Күп кенә күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар, бер генә баланы да битараф калдырмады. Барысы да бик теләп төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.Шатлыклы көлү, дәртле музыка барлык катнашучыларга яхшы кәеф өстәде. Аерылышыр һәм кабат очрашыр алдыннан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International