2020 елның 19 январендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз Янгулда яшәүче Шәмсенур Газизовага һәм Иске Көшкәт авылында гомер итүче Петр Карабаевка, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов һәм оешма җитәкчеләре катнашты.