Сабырлык, тынгысызлык сыйфатларын бердәй сораучы социаль тармак хезмәт ияләре -үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Алар эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бүген әлеге тармак хезмәткәрләре 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Шунысы игътибарга лаек, район халыкны социаль яклау идарәсе узган елда эшчәнлеге белән республикада беренче урында. Әлеге җиңүләр артында тынгысыз эш ята.
«Көмеш волонтер» программасы кысаларында Норлат халыкны социаль тәэмин итү үзәгендәге специалистлар Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гәрәева Н. Г. кунака бардылар.
Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Анда караул начальнигы Салихов Рөстәм янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп, аңлатып узды.
24.01.2020 ел, җомга.
Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат – йортында социаль хезмәт алучылар өчен ком терапиясе үткәрелә.
Психологик комлык – ул үзенчәлекле мөһит. Монда хыяллар чынга аша, үз- үзеңә читтән карарга мөмкинлек туа. Комнан һәм кечкенә уенчыклардан ясалган яңа чынбарлык эчке дөньяга күз салырга мөмкинлек бирә. Ком терапиясе вакытында социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә ышанычы арта, ялгызлык хисләре югала, уңай кичерешләр алалр.
Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шушы максат белән Арча районы ЮХИДИсендә Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга экскурсия оештырылды.
23 январь көнне Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды.
2020 елның 24 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Куркынычсызлык – ул мөһим ” дигән дәрес узды.
Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактик эш алып бару кысаларында Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары белән «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырганнар.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында «Урман янында» дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.
«Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында 15 балигъ булмаган бала өчен «Мәгълүмат дөньясында кеше» дигән темага дәрес үткәрде.