«Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дип исемләнгән төркемле дәрес

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактик эш алып бару кысаларында Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары белән «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырганнар. Кешенең сәламәтлеге – кешенең иң мөһим байлыгы һәм сәламәтлегенең күп очракта йокыдан һәм ялдан, дөрес тәртипне үтәүдән, сәламәт яшәү рәвешен алып барудан тора, дип сөйләде гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Л. М. Лотфуллина, психолог Л. Ж. Хаҗиева. сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән психологик уеннар һәм викториналар үткәрде. Төркем дәресенең ахырында буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International