Зәйдә социаль яклау һәм мәшгульлек үзәгенең берләштерелгән кече коллегия утырышы узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Сабырлык, тынгысызлык сыйфатларын бердәй сораучы социаль тармак хезмәт ияләре -үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Алар эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бүген әлеге тармак  хезмәткәрләре 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Шунысы игътибарга лаек, район халыкны социаль яклау идарәсе узган елда эшчәнлеге белән республикада беренче урында. Әлеге җиңүләр артында тынгысыз эш ята.

  Кече коллегиядә район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, сез халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү аша алар белән турыдан-туры аралашучы, ярдәмгә беренче булып килүчеләр, рәхмәт сезгә, дип  тармак эшчәнлеге эшенә уңай бәя  бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International